16+

"Казан-Арена" янындагы парковка ФИФА таләбе буенча төзелә

Сентябрь башларында "Казан-Арена" стадионы каршында, юл аша яңа парковка төзелә башлады.

Сентябрь башларында "Казан-Арена" стадионы каршында, юл аша яңа парковка төзелә башлады.

Бүгенге көндә анда төзелеш эшләре кызу темпларда бара. Яңа парковка футбол буенча Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җанатарларга уңайлы булсын өчен төзелә. Аны төзү ФИФА таләпләре белән бәйле.
"Татар-информ"га стадионның генераль директоры урынбасары Булат Литвинов хәбәр иткәнчә, футбол матчлары барганда стадионның үз парковкасы җанатарлар өчен ябылачак.

- Стадион янында берничә мең машина куярлык парковка булса да, Конфедерацияләр кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ФИФАның таләбе буенча стадионны куркынычсызлык «боҗрасы» әйләндереп алырга тиеш, шуңа да әлеге парковлардан файдаланып булмаячак. Җанатарлар өчен исә якындагы машина кую урыны юл аша булачак, - дигән ул.
Аның сүзләренчә, ул дөнья чемпионаты үткәннән соң да буш тормаячак.
- Стадионда популяр командалар уйнаган вакытта парковкаларда урыннар булмый. Дөнья чемпионатыннан соң әлеге парковкадан "Рубин" җанатарлары файдаланыр һәм анда машиналарын калдырыр дип өметләнәбез, - ди Литвинов.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Казан активистларының ФИФА президенты Джанни Инфантино исеменә мөрәҗәгатьләре дөнья күрде. Алар парковка төзелешенә каршы булуларын һәм төзелешнең Казансу елгасы ярындагы агачлыкка тискәре йогынты ясавы турында хәбәр итәләр. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Олег Никитин фикеренчә, парковка төзелеше табигый экология системасына, Казансу елгасына, шул исәптән агачлыкка зыян китерми. Агачлык дип әйтергә дә булмый аны, чөнки җәй көне анда гади үсемлекләрне генә күрергә була иде, ди ул.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading