Татарстан туристлык рейтингында кабат беренче урынга чыккан.
Бу юлы республика иң тәмле ризыклары белән танылды. National Geographic интернет-сайты иң яхшы туристлык юнәлешләре буенча тавыш бирүне оештырган. «Россиянең гастрономия туризмы» номинациясендә беренчелекне, бик зур аерма белән, Татарстан алган. Республиканың сый-нигъмәтләре өчен 40 процент тавыш биргәннәр.
National Geographic Traveler Awards премиясе өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен өйрәнгән ТурСтат агентлыгы мәгълүматлары буенча, икенче урында – Сахалин өлкәсе, ул 19 процент тавыш җыйган, өченчедә – Владимир өлкәсе, аңа 15 процент тавыш биргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар