16+

Казан – карьера үсеше шартлары буенча иң уңайлы шәһәрләр рейтингында беренчелекне алган

Татарстан башкаласы эш урыннары һәм хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча Россия шәһәрләре арасында беренче урынны яулаган.

Татарстан башкаласы эш урыннары һәм хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча Россия шәһәрләре арасында беренче урынны яулаган.

Карьера үсеше өчен уңайлы шәһәрләр рейтингын Superjod.ru порталы әзерләгән.
Бәяләмә өчен Идел буе федераль округындагы Казан, Чаллы, Уфа, Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Пермь, Ульяновск, Саратов, Оренбург һәм Пенза шәһәрләре алынган.

Бу рейтингта Казанга беренче урын бирелгән, ул Идел буе федераль округында карьера үсеше шартлары буенча иң уңайлы шәһәр. Ләкин, тәкъдим ителүче хезмәт хакы дәрәҗәсе ягыннан Казан үзенең төп көндәшләре - Уфа, Түбән Новгород һәм Самарадан калыша. Казанда торак арендасының уртача бәяләре дә чагыштырмача югарырак. Эш бирүчеләр торак өчен түләүләрне тулысынча яки өлешчә каплауны үз өсләренә алса, Казанга башка төбәкләрдән квалификацияле кадрлар агымы артачак, дип саный белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading