16+

Казан Кремле диварлары янында зур чәчәк шарлары барлыкка килде

Казан Кремле диварлары янындагы яшел чирәмлектә 1, 1,5 һәм 2 метр диаметрлы шарлар рәвешендәге 15 чәчәк композициясе урнаштырылды.

Казан Кремле диварлары янында зур чәчәк шарлары барлыкка килде

Казан Кремле диварлары янындагы яшел чирәмлектә 1, 1,5 һәм 2 метр диаметрлы шарлар рәвешендәге 15 чәчәк композициясе урнаштырылды.

Композицияне төзегәндә берьеллык петуния кулланылган. Чәчәкләр скульптурасы төнге вакытта светодиод гирлянда белән яктыртылачак. Композициянең идеясе – шәһәрнең чәчәккә күмелгән киләчәге, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанны 11 зур күләмле яңа чәчәк композициясе бизәячәк, алар арасында Меңьеллык мәданындагы WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары Алмаз һәм Алтын, Елга порты вокзалы бинасы каршындагы «Тынычлык синең кулда», Универсиада авылы янындагы «Йөрәкләр», Н.Ершов урамы буенча урнашкан чәчәк түтәлләре һәм шарлар бар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading