16+

Казан Кремленә чит илләр ябырылды, рәхмәт төшкерләре...

Казан Кремленә һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә бүгеннәрдә чит илләр туристлары ташкыны күзәтелә. Башкаладан 2 сәгать 30 минут барырга кирәк булганлыктан, Бөек Болгарга сәяхәткә чыгучылар саны беркадәр азрак икән.

Казан Кремленә һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә бүгеннәрдә чит илләр туристлары ташкыны күзәтелә. Башкаладан 2 сәгать 30 минут барырга кирәк булганлыктан, Бөек Болгарга сәяхәткә чыгучылар саны беркадәр азрак икән.

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, мәдәни мирасыбыз белән кызыксынганнары өчен, туристларны рәхмәт хисләре белән телгә алды. 
- Бөек Болгар һәм Зөя шәһәрчеге ЮНЕСКОның тарихи-мәдәни мирас исемлегендә, - дип сөйләде Татьяна Ларионова. - 1990 елларда мәдәни мирасны саклауга акча җитмәде. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Болгар белән Зөяне торгызу эшенә тотынгач, хәл тамырдан уңай якка үзгәрде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин махсус рәвештә килеп, Бөек Болгарны һәм Зөя утрау-шәһәрчеген карады, төзекләндерү эшләренә фатихасын бирде. 
Болгарда 9нчы гасырда ирекле төстә ислам дине кабул ителгән. Болгар-ислам үзәге, ә Зөядә христиан дине мохите хөкем сөрә. 
- Бөек Болгардагы “Коръән” музеенда Ватикандагы типографиядә басылган, асылташлар белән бизәлгән Коръән саклана. Ул дөньядагы иң зурлардан: күләме 2,5x3 метр, авырлыгы 800 килограмм. Бөек Болгарда Ислам академиясе эшли башлады, Ак мәчетнең манаралары Мәдинә шәһәрендәге мәчетнең төгәл күчермәсе. Мәккәгә бөтен кеше дә бара алмый, Бөек Болгар һәм андагы Ак мәчет мөселманнарның кече хаҗ урынына әверелде, - диде Татьяна Ларионова. 
Бөек Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә тарихи бина-корылмаларны барлау, кабаттан торгызу эшләре дәвам итә.
 

фото: glavny.tv

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading