16+

Казан кызлары "Евровидение”нең финал турын узды

"Евровидение" балалар җыр бәйгесендә катнашу өчен сайлап алу турлары узды. Мәскәүдә тыңланып, финал турына үткән 16 бала арасында Татарстаннан да ике кыз бар.

"Евровидение" балалар җыр бәйгесендә катнашу өчен сайлап алу турлары узды. Мәскәүдә тыңланып, финал турына үткән 16 бала арасында Татарстаннан да ике кыз бар.


12 яшьлек Милана Павлова күпләргә Беренче каналда барган "Голос-Дети" тапшыруы аша таныш.

Кызганычка, ул чакта аны бер остаз да сайламаган иде. 11 яшьлек Вилена Хикмәтуллина исә Россия күләмендә узган "Яңа дулкын" бәйгесе җиңүчесе.



"Евровидение"гә Россия данын якларга барачак бала 15 августта "Артек" лагерендә узачак сайлап алуның финал бәйгесендә ачыкланачак. Җиңүчеләрне билгеләгәндә интернет-тавыш бирү дә мөһим роль уйный, 15 августка кадәр һәр кеше бәйгенең махсус рәсми сайтына кереп үзенә ошаган җырчы өчен тавыш бирә ала. Ундүртенче тапкыр оештырыла торган "Евровидение" балалар җыр бәйгесе Мальта башкаласы Валетта шәһәрендә узачак. Анда 18 илдән сәләтле бала килер дип көтелә. Бәйгенең финалы 20 ноябрьгә билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading