16+

Казан нәфис гимнастика буенча дөнья кубогы финалы башлана

21-23 август көннәрендә Казанда нәфис гимнастика буенча дөнья кубогы финалы һәм "Йолдыз" халыкара турниры үтәчәк.

21-23 август көннәрендә Казанда нәфис гимнастика буенча дөнья кубогы финалы һәм "Йолдыз" халыкара турниры үтәчәк.

Әлеге чара уңаеннан Казанга килгән Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова сүзләренчә, дөнья кубогы финалы дөнья чемпионатына генераль репетиция булачак. Казанга дөньяның 32 иленнән иң яхшы гимнастлар киләчәк. Ярышларда Россия данын Яна Кудрявцева белән Маргарита Мамун, Александра Солдатова яклаячак. Дөнья кубогы финалында Татарстан спортчысы Лиана Семенова да катнашыр дип көтелә.

Ирина Винер-Усманова журналистларга белдергәнчә, ул Татарстанга килергә ярата икән:
- Мин Гимнастика үзәгенә, залларга, андагы чисталык һәм тәртипкә сокланам. Бирегә күпләр килергә ярата, - ди ул.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading