16+

Казан Сабан туе Габдулла Тукайга багышлана (ПРОГРАММА)

28нче май көнне Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узачак.

28нче май көнне Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узачак.

2016 елда республикада халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үттеләр. Һәм Сабантуй татар шагыйренең иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үтәчәк. Төп шәһәр мәйданчыгында кунаклар Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамашаны карый алачаклар, дип хәбәр итә kzn.ru.

Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы - Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары - матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган ишегаллары күренешләрен тәкъдим итәчәкләр. Һәр район ишегалдында кунаклар милли бәйгеләрдә катнаша алалар, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге булачак.

Бәйрәм тантаналы рәвештә башланып киткәннән соң мәйдан сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт дәвам итәчәк. Сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиева, "Фәридә-Алсу" дуэты, Вил Усманов һ.б. чыгыш ясаячак. Концертны алып баручылар - Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов. Шулай ук Каенлыкта Казанның район администрацияләре тарафыннан әзерләнгән концерт мәйданчыклары да эшләячәк.

Татарча милли көрәш - бәйрәмнең төп күркәм мизгеленә әйләнәчәк. Батыр төп бүләк - бәрән һәм машина өчен көч алышачак.

Халык шулай ук "Казан" халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышларын карый алачак, ярышлардан тыш биредә бәйрәм концерты да каралган.

Программа:
10.00 - төп сәхнәдә һәм урман-парк зонасында концерт-күңел ачу программасы;
11.00 - мәйданда тантаналы бәйрәм ачылышы;
11.35 - финал җыры;
11.40 - концерт программасы. Спорт ярышлары. Көрәш;
13.00 - финал көрәшләре;
15.00 - җиңүчеләрне бүләкләү;
15.00 - "Казан" халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышлары, бәйрәм концерты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading