Казанның «Черек күл» паркында шугалак ясый башладылар. Хәзерге вакытта аның өчен коймалар урнаштырылган һәм боз кыры әзерләнә.
Шугалак салыр алдыннан әзерлек эшләре алып барылды: ясалма сулык төбен киптерделәр һәм чистарттылар. Шугалак якын арада эшли башлар дип планлаштырыла – ачылу датасы һава торышына бәйле. Шугалак территориясендә тимераяклар прокаты эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионындагы шугалак ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар