16+

Казан сырхауханәләре ялларда ничек эшли?

10 гыйнварга кадәр Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре махсус график буенча эшли. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Халфиев хәбәр итте.

10 гыйнварга кадәр Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре махсус график буенча эшли. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Халфиев хәбәр итте.

Хастаханәләр, бала тудыру йортлары һәм ашыгыч ярдәм хезмәте гадәттәгечә тәүлек дәвамында эшләячәкләр. Калганнар исә пациентларны махсус график белән кабул итә. Әйтик, олылар өчен сырхауханәләр бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кәдәр эшләячәк. 1, 2, 4, 5, 7, 8, 10 гыйнвар көннәрендә дежур терапевт бригадалары хезмәт күрсәтәчәк, бер сменага ике бригада каралган. 3 гыйнвар көнне сырхауханәләр көчәйтелгән эш режимына күчә, 6, 9 гыйнварда исә тар профильле белгечләр кабул итә.

Балалар сырхауханәләре 2, 4, 6, 8, 9 гыйнварда 9.00 дан 17.00 сәгатькә кадәр эшли. 4, 6, 8 гыйнварда 15.00 сәгатькә кадәр табибны өйгә чакырырга мөмкин булачак, 2 һәм 9 гыйнварда исә 16.00 сәгатькә кадәр чакырырга мөмкин. 1, 3, 5, 7, 10 гыйнвар көннәрендә балаларга ашыгыч медицина ярдәме БСМП филиалларында күрсәтеләчәк. Стационар ярдәм исә гадәттәгечә тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Моннан тыш кирәк булган очракта стационарларда сабыйларга амбулатор ярдәм дә күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителә мэрия сайтында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading