16+

Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер хәрби Россия Герое исемен алган

Украинадагы махсус операциядәге батырлыгы өчен Казан танк училищесын тәмамлаган майор Әнвәр Нәбиев Россия Герое исемен алган. Бу хакта «Татар-информ»га «Танкистлар берлеге» башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов хәбәр иткән.

Украинадагы махсус операциядәге батырлыгы өчен Казан танк училищесын тәмамлаган майор Әнвәр Нәбиев Россия Герое исемен алган. Бу хакта «Татар-информ»га «Танкистлар берлеге» башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов хәбәр иткән.

Украинада махсус операция вакытында чын батырлык үрнәге күрсәткән Әнвәр Нәбиев танк училищесын тәмамлаган. Нәбиев беренче көннән үк махсус операциядә катнаша. Нәкъ менә ул төп көчләрнең Бородянка шәһәре аша узуын тәэмин иткән. Ул вакытта каршы яктагы иллегә якын хәрби юк ителә. 

Майор 4 мартта Украина кораллы көчләренең диверсион төркемнәренә засада оештыру бурычын алган. Ул вакытта Россия хәрби хезмәткәрләре 26 диверсантны юк иткән. 

«Моннан тыш, ул Украина гаскәрләренең запастагы район команда пункты штурмында катнашкан, нәтиҗәдә каршы яктагы 60 кеше әсирлеккә бирелгән. Разведка төркеме тирәсеннән чыккан вакытта Нәбиевнең аркасы яраланган. Хәзер майор дәвалана», - дигән Гыймалетдинов. 

Әнвәр Нәбиев Дагыстанда туган. Мәктәпне тәмамлагач, егет Казан танк училищесына укырга кергән. 

Майор Нәбиев 2022 елда III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. 

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading