16+

Казан телевизион манарасы Ураза бәйрәме төнендә утлар белән бизәләчәк

20нче апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан Казан телевизион манарасында бәйрәм утларын кабызачаклар.

20нче апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан Казан телевизион манарасында бәйрәм утларын кабызачаклар.

Төрле төстәге утлар белән телеманара сәг. 19.00-дән 23.00-гә кадәр янып торачак.

Бәйрәм төнендә манарада татар милли бизәкләре һәм “Ураза бәйрәме” язуы белән утлы шоу уйнаячак. Телевизион манараның биеклеге – 180 метр.

Казан телеманарасын бизәү Татарстан башкаласында бәйрәм мохитен тудырачак, халыкка һәм кунакларга Ураза бәйрәме җиткергән гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерәчәк.

Нәзарәт һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы “Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге” җитәкчелегенә мөселман календаренда иң мөһим даталарның берсенә күрсәткән игътибары һәм ихтирамы өчен рәхмәтен белдерә.
Казан телевизион манарасы Ураза бәйрәме төнендә утлар белән бизәләчәк

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading