Казан яшь тамашачы театры 5нче номерлы трамвайда «Төнге трамвай» дип исемләнгән спектакль-променад әзерли, дип яза Казан мэриясе.
Спектакль-променадның күренеше 5нче номерлы трамвайның бөтен маршруты буена барачак. Башлангыч тукталышта трамвайга керүче тамашачылар актерларның тавышларын ишетер өчен наушниклар алачак, ә җәмәгать транспортының тәрәзәсе артында алышынучы пейзаж спектакль декорациясе булачак.
Кую төркеме трамвай йөртүчесе белән танышкан инде, спектакль-променад мәйданчыгын караган һәм маршрутны өйрәнгән. Хәзерге вакытта аудиоязманы булдыру өчен артистларның тавышларын яздыру эшләре алып барыла, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Куелышның режиссеры – Радион Букаев, композитор һәм тавыш режиссеры – Камил Гатауллин. Сценарий авторы Евгения Карпанина булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар