Казан циркында бер фил цирк хезмәткәренә һөҗүм иткән.
Казан циркында бер фил хезмәткәргә һөҗүм иткән. Егеткә ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртканнар. Зыян күрүчегә - 29 яшь.
Фил цирк хезмәткәрен читкә ташлаган. Нәтиҗәдә ир-атның баш мие селкенгән, иңбашы, берничә кабыргасы һәм умырткасы сынган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-атның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар