16+

Казан урамнары дезинфекцияләнде

Казанда Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүнең репетиция көнендә үзәк урамнарда дезинфекция үткәрелде.

Казанда Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүнең репетиция көнендә үзәк урамнарда дезинфекция үткәрелде.

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан гаскәрләрнең тантаналы йөрешенә әзерлек тулы көчкә бара. Казанның үзәк урамнарында бәйрәм чараларын уздыру планлаштырылган юллар дезинфекция чаралары белән эшкәртелгән.

5 махсус техника 40 минут дәвамында Ирек мәйданы, Театр, Пушкин һәм Карл Маркс урамнары буенча махсус состав сибеп чыккан. Моннан тыш, Казан гарнизоны солдатлары су сиптерү аппаратлары ярдәмендә махсус техника керә алмый торган җәяүлеләр юлларын һәм участокларын эшкәрткәннәр. Бу хезмәтләрне  хәрбиләр һәм «Горводзеленхоз» хезмәткәрләре махсус костюмнарда  башкарган.

Махсус дезинфикцияләү эремәсе савыт-саба һәм медицина әйберләре эшкәртү өчен кулланыла торган реагент нигезендә әзерләнгән. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, мондый чараны ачык һавада куллану кеше өчен куркынычсыз.

Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading