Социаль челтәрдә Казан урамында йөргән төлкене төшергән видео пәйда булган.
Төлкене Адоратский урамында күргәннәр. Бу хәлнең шаһиты булучылар сүзләренчә, ул кешеләрдән курыкмаган, йорт тирәсендәге территориядә тыныч кына йөргән. Чакырылмаган кунакның бирегә ничек килеп чыгуы билгесез.
Фото: vsluh.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар