16+

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 16 нчы китап презентациясе көтелә!

Башкортстанның Балтач районында  яшәп иҗат итүче Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә заманыбызның төрле кешеләре тасвирлана.

Башкортстанның Балтач районында  яшәп иҗат итүче Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә заманыбызның төрле кешеләре тасвирлана.

Аида Рәдиф кызы Хәйртдинова 1972 елда Башкортстанның Балтач районындагы Көнтүгеш авылында туган. Бүгенге көндә "Балтач таңнары" гәзите редакциясендә эшли. Хикәя, нәсер, новеллалары "Тулпар", "Агыйдел", "Мәйдан" һ.б. газета-журналларда әледән-әле дөнья күреп килә. 
 
Барлык әдәбият сөючеләрне китап презентациясендә көтеп калабыз!

Үткәрелү вакыты: 21 декабрь 14:00 сәгать 
Үткәрелү урыны: Декабристлар урамы, 2 йорт, «Әдәби кафе»


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading