Фаҗига Боровое Матюшинодан ерак түгел Казан - Оренбург трассасының сигезенче километрында була.
Казан янында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шул фаҗигане күргән шаһитлар хәбәр иткән. Агентлык язганча, кичә тугызынчы яртыда Казан - Оренбург трассасының сигезенче километрында Боровое Матюшино чатыннан ерак түгел генә үлемгә китергән фаҗига килеп чыга. Беренчел мәгьлүмат буенча, "ВАЗ" автомобиле каршы як полосага чыга һәм "Мерседес" белән кара-каршы бәрелешә. 
Россиядә җитештерелгән машина йөртүчесе 33 яшьлек ир-ат шаһитлар сүзләренчә, авыр җәрәхәтләр алган, хастаханәдә вафат булган. "Мерседес" руле артында яшь хатын-кыз булган, салонда җиде яшьлек кыз утырган. Алар, шаһитлар мәгълүматлары буенча, зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар