16+

Казан үзбикләнү индексы буенча 8 урынга менде

Татарстан башкаласы бүген, 10 майда, "Яндекс" мәгьлүматлары буенча, үзбикләнү индексы буенча, Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында сигезенче урынга менде.

Димәк, иртәдән бирле урамда кешеләр бихисап дигәнне аңлата бу. Яндексның бүгенге иртәгә булган мәгълүматлары буенча, Казан 3,6 балл күрсәткән. Коронавирус буенча карантин режимы кертелгәнче, бу вакытта үзизоляцияләү күрсәткече 3,7 балл тәшкил иткән иде.

Россиядә үзбикләнү буенча лидер - Ростов-на-Дону (4,2), Воронеж һәм Санкт-Петербург икенче позициядә (4,1), аның артыннан 4 балл белән Мәскәү һәм Түбән Новгород бара. Үзизоляция буенча  иң мөшкел хәлләр Новосибирскта (2,9). Татарстан шәһәр һәм районнары буенча Бөгелмә (4,1), Лениногорск һәм Алабуга (4) иң тәртипле санала. Чаллыда бу күрсәткеч 3,7 балл тәшкил итсә, Түбән Камада әлеге күрсәткеч - 3,8 балл. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading