16+

Казан үзәгендә хәләл клиника төзелә

Хәләл дигән сүзне баштарак без ризыкка гына бәйләп карый идек. Соңгы вакытларда хәләл косметика, хәләл туризм, хәтта хәләл медицина дигән төшенчә белән дә очраша башладык.

Хәләл дигән сүзне баштарак без ризыкка гына бәйләп карый идек. Соңгы вакытларда хәләл косметика, хәләл туризм, хәтта хәләл медицина дигән төшенчә белән дә очраша башладык.

Хәләл стандартлары буенча эшләүче медицина учреждениеләре Россия белән Татарстан өчен яңа юнәлеш булса да, әлеге төр хезмәткә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Татарстанның «Вакыф фонды» генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин сүзләренчә, фонд, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, ислам кануннары буенча сертификацияләнгән медицина хезмәтләре күрсәтү өчен махсуслашкан бизнес-үзәк концепциясен эшләгән. Әлеге үзәк «Госмания» дип аталачак.

- Клиентларга җайлы булсын өчен, үзәк «бердәм тәрәзә» принцибы буенча эшләячәк. Ул үз эченә амбулатор дәвалау, гомум терапия, педиатрия, вакцинация программасы, лаборатория, косметология кебек юнәлешләрне ала. Биредә ирләрне һәм хатын-кызларны аерым-аерым кабул итәчәкләр. Балалар өчен дә бүлек булдырылачак. Авыруларны озата килүчеләр өчен хостел һәм ашханә булдыру идеясе дә бар, - дип сөйләде безгә Рөстәм Хәбибуллин.

5000 квадрат метр мәйданлы «Госмания» клиникасы Казан үзәгендә - Габдулла Тукай урамында урнашачак. Ул 2017 елда төзелә башлый. Үзәк дүрт катлы булыр дип ниятләнелә. Проектның гомуми бәясе - 6,7 миллион доллар.

«Вакыф фонды» тагын бер проектка алынырга булган. Ул - балалар өчен халыкара тернәкләндерү үзәге. Әлеге үзәк шифаханә тибындагы заманча медицина комплексы булыр дип көтелә. Проектның бәясе - 15 миллион доллар, ди Рөстәм Хәбибуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading