16+

Казан зооботаника бакчасына фил кайтачак

Якын арада Казан зооботаника бакчасында фил пәйда булыр дип көтелә.

Якын арада Казан зооботаника бакчасында фил пәйда булыр дип көтелә.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, ул хайванны күчерү турында килешүгә ирешелгәнен аңлатты, дип яза kzn.ru. Ләкин, күченгәнче, филгә транспортировка шартларына күнегү өчен вакыт кирәк. Сәяхәтнең хайванга зыян китермәве мөһим, дип билгеләп үтте А.Абзалов.

Хәзер Казан зооботаника бакчасында 989 төрдәге үсемлек һәм 125 төрдәге 2853 хайван исәпләнә. 2022 елда анда яңа яшәүчеләр барлыкка килде: горилла, Сомали ишәге, фламинго, фазан, кикрикле дикобразлар, Ерак Көньчыгыш урман мәчесе, гади кама, саргылт яшел агути, Валий һәм Бурск кәҗәләре, Сомали сарыклары, Чапман зебрасы.

«Алга таба зооботаника бакчасы территориясендә тарихи өлешне, оранжереяны реконструкцияләргә һәм «Россия – Врангель утравы» территориясенең яңа концепциясен тормышка ашырырга планлаштыралар, ул Россия флорасы һәм фаунасына багышланачак», – дип планнары белән уртаклашты А.Абзалов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading