16+

Казан зоопаркында Көньяк Америка хайваннары яшәячәк

2018 елда Казан зооботаника бакчасы территориясендә «Замбези елгасы» – зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проектының беренче өлеше ачыла. Шуннан соң әлеге вакытта эшләп торган өлешне реконструкцияләү башлана, вакыт узгач – Көньяк Америка хайваннары белән «Амазонка» территориясе төзелеше. Бу хакта KZN.RU порталына Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләгән.

Зооботаника бакчасының яңа өлешендә эшләр 75 процентка башкарылган. Хәзер вольерларны ясалма таш, агач белән бизәү, алар эчендә ландшафт эшләре бара.

Зооботаника бакчасының Көньяк Америкага багышланган өлеше иң соңгылардан барлыкка киләчәк. Биредә коңгызлар, попугайлар, капибара, тапир яшәячәк. Планнар буенча «Көньяк Америка» Урта Кабан күленең каршы ярында Техника урамы буенда урнашачак. Зооботаника бакчасының әлеге территориясе белән аны күпер тоташтырачак.

Африка һәм Көньяк Америка фаунасына багышланган ике яңа өлеш хисабына зооботаника бакчасы территориясе якынча өч тапкыр артачак. Әлеге концепция Чехия белгечләре белән берлектә эшләнде.

– Максатыбыз – кунакларыбызда хайваннар читлектә утыра дигән хисләр калмасын өчен, аларны алып ташларга. Узган гасырлар концепциясе искерде, көн кадагында башка концепция – хайваннар өчен табигый мохит оештырыла, – дип аңлаткан Казан зооботаника бакчасы директоры.

Фотолар: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading