16+

Казанда 11 миллион сумлык ком урлаганнар

Тикшерүчеләр фаразы буенча, казанлы законсыз рәвештә ком алуны оештырган һәм аны саткан.

Казанда 11 миллион сумлык ком урлаганнар

Тикшерүчеләр фаразы буенча, казанлы законсыз рәвештә ком алуны оештырган һәм аны саткан.

Моңарда тыш, әлеге ир-ат бу эшкә элеккеге экология министрлыгы хезмәткәрләрен дә җәлеп иткән, алар аны тикшерүләр турында кисәтеп торган һәм ком урлаган өчен штрафка тартмаган. 
Ком ике ел дәвамында Казанның Идел буе районында урланган. 2015 елда гаепләнүче элек министрлыкта эшләүчегә тикшерүләр турында хәбәр итеп торуын сорап мөрәҗәгать итә, тегесе үз чиратында министрлыкта эшләүчене дә бу эшкә тарта. Моның өчен гаепләнүче аларга икесенә дә акча вәгъдә итә. Тикшерү барышында ачыклаганча, ком урлаучы элеккеге хезмәткәргә акча күчереп тора, тегесе икенчесе белән бүлешми. Ришвәт күләме – 326 мең сумны тәшкил итә. 

Фото: profibrus.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading