Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ишегалдында 11 яшьлек ир баланы бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзли.
Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иткәннәр.
“Узган җомга көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы 17/1 йорты ишегалдында 11 яшьлек ир баланы машина бәрдергән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән”, - диделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малайның аяк буыннары бәрелгән. Табиблар аны карагач, өенә кайтарып җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар