16+

Казанда 3 айлык баласын кыйнаган ир судта соңгы сүз белән чыгыш ясаган

Бүген Казанның Киров районы судында 23 яшьлек Евгений Абдрахманов эше каралды, дип хәбәр итә tatar-inform.tatar. Ул үзенең өч айлык кызының сәламәтлегенә аңлы рәвештә зур зыян китерүдә гаепләнә.

Тикшерү фаразы буенча, 2016 елның 1 июнь төнендә бала елый башлаган. Аның 19 яшьлек әнисе ирен уятып, баланы карарга кушкан, үзе бәдрәфкә киткән. Яшь әти сабыйны тынычландырып караган, әмма бәләкәчне тынычландыра алмагач, аны кыйный башлаган.

Чакыруга килгән табиблар баланы хастаханәгә алып киткән. Кыз баш сөяге - ми җәрәхәте алган, чигә сөякләре сынган, баш миенә зыян килгән. Әтисе сугудан баланың авызындагы имезлеге дә ярылган.

Шулай ук тикшерүчеләр фикеренчә, баланың әтисе февральдән июньгә кадәр вакыт аралыгында кызы белән өйдә калганда аны кыйнай торган булган. Баланың шулай ук иңбашы, кабыргалары сынган, башы җәрәхәтләнгән.

Габдрахманов үз гаебен таныган. Гаиләсеннән һәм туганнардан гафу үтенгән. Үзенең һәртөрле җәзага әзер булуын әйткән.

Суд Евгений Габдрахмановка карата үз карарын 30 ноябрьдә игълан итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading