16+

Казанда 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен түләүләр алуга гаризалар кабул ителә

2020 елның апреленнән июнь аена кадәр ана капиталына хокуклы булган яки хокуклы 3 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләренә һәр балага 5 мең сум түләнәчәк.

Казанда 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен түләүләр алуга гаризалар кабул ителә

2020 елның апреленнән июнь аена кадәр ана капиталына хокуклы булган яки хокуклы 3 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләренә һәр балага 5 мең сум түләнәчәк.

Мондый ярдәм алуга гаризаны агымдагы елның 1-нче октябренә кадәр бирергә мөмкин. Бу хакта тулырак бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова сөйләде.

«Бу ярдәм чарасы гражданнарның ике категориясенә кагыла: ана капиталын алырга хокукы булганнарга һәм ул акчалар белән тулысынча файдалагучыларга да. Шул ук вакытта айлык түләү өстәмә рәвештә билгеләнә һәм ана капиталы акчаларын киметми. Ул федераль бюджеттан финансланачак», - дип ассызыклады спикер. Аның сүзләренә караганда, финанслауның фаразланган күләме 1 млрд 250 мең сум тәшкил итәчәк. Түләүләргә республиканың 80 меңләп кешесе дәгъва кылыр дип көтелә.

Гөлсинә Сабирова түләүләр буенча кайбер чикләүләргә игътибарны юнәлтте. Әйтик, әгәр балага мартта 3 яшь тулган булса - бу гаиләнең түләүгә хокукы юк, ә әгәр апрель аенда булса, түләү бер ай өчен генә булачак. Баласы май аенда баласына өч яшь тулуын билгеләп үтәчәк гаиләнең ике ай өчен түләү алырга хокукы булачак. Ул искәртеп узганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тиешле Указы нигезендә ай саен түләнә торган түләүләргә Россия территориясендә яшәүче гражданнар хокуклы дип билгеләнгән. Шул ук вакытта балалар шулай ук РФ гражданлыгына ия булырга тиеш.

Әлеге ярдәм чарасын алу өчен гариза бирергә кирәк. Моны шәхсән Пенсия фондының территориаль органы аша яки онлайн-форматта - дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Пенсия фондының бердәм мәгълүмат системасы аша, шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Пенсия фондында үзизоляция режимы гамәлдә булган шартларда гражданнарны контактсыз рәвештә документлар бирүгә чакыралар.

«Түләү алу өчен 2020 елның 1-нче октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризалар биргәндә 1-нче июньнән 30-нчы сентябрьгә кадәр сумма 3 ай эчендә тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Г.Сабирова.

Акчалар кредит оешмасында исәп-хисап счетына күчереләчәк, әмма гаиләләр керемнәрендә исәпкә алынмаячак, дип ассызыклады спикер. Кагыйдәләр нигезендә, гаризаны карау срогы бирү вакытыннан 5 көннән артмаска, ә акчаларны күчерү срогы - 3 көннән артмаска тиеш. Гаризалар кабул итү 8-нче апрельдә башланып киткәнлектән, бу атнада гражданнар яңа дәрәҗәдәге ярдәм буенча түләүләр алыр, дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, мондый яңалыкны РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына дөньяда коронавирус эпидемиясе таралу белән бәйле мөрәҗәгате барышында тәкъдим итте.



Фото: pixabay.com
Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading