16+

Казанда 3,2 мең пассажир битлексез йөргән

Казанның җәмәгать транспортында 21-27 декабрь көннәрендә узган профилактик рейдлар барышында битлексез йөргән 3276 пассажир ачыкланган.

Казанның җәмәгать транспортында 21-27 декабрь көннәрендә узган профилактик рейдлар барышында битлексез йөргән 3276 пассажир ачыкланган.

Кисәтүләрдән соң барлык пассажирлар шәхси саклану чараларын киде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Профилактик рейдлар 136 контроль ноктасында узды, барлыгы 4248 җәмәгать транспорты тикшерелде, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.

Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading