Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков әйтүенчә, кыз бала кондукторга исемен дә, кая баруын да, әти-әнисенең телефон номерын да, ни өчен ялгызы булуын да әйтә алмаган. Автобус экипажы бу хакта диспетчерга хәбәр итә. Шуннан бала полиция хезмәткәрләренә тапшырыла. Хәзер алар баланың кем булуын ачыклый. Ассоциация автобус камерасындагы видеоны да урнаштырган. Бәлки баланы танучы булыр.
Комментарийлар