16+

Казанда бер сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак

21нче октябрьдә Казанның “ЦУМ” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак. Ул Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә намаз уку өчен унынчы бүлмә булачак.

21нче октябрьдә Казанның “ЦУМ” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак. Ул Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә намаз уку өчен унынчы бүлмә булачак.

Намаз уку бүлмәләрен ачу проекты белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе шөгыльләнә. Әлеге башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020нче елның ноябрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында хуплады, шул исәптән Татарстан мөфтиятенә дә йөкләмәләр бирде. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әлеге эшне тормышка ашыру бурычын башыннан алып ахырына кадәр үз өстенә ала: аңа сәүдә үзәге җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барудан башлап бүлмәне үз хисабына ремонтлау, аны карап тору, аренда өчен түләү, чисталыкта тоту һ. б. керә. Бүгенге көндә Татарстанда сәүдә үзәкләрендә 9 намаз уку бүлмәләре эшли – Казанда “ГоркиПарк”, “KazanMall”, “Караван”, “Мега”, “Порт”, “Suvar Plaza”, “Тандем” сәүдә үзәкләрендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Түбән Камада “Ramus Mall” сәүдә үзәгендә.

Шунысы игътибарга лаек, Үзәк универмагта намаз бүлмәсе цоколь катында урнашкан, ир-атларныкына һәм хатын-кызларныкына бүленгән, шулай ук тәһарәт алу өчен ике бүлмә белән җиһазландырылган.

Казан Үзәк универмагында гыйбадәт бүлмәсенең рәсми ачылышы 21нче октябрь көнне 10.00-дә бинаның цоколь катында узачак. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Солтан улы Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрданов катнашачак.
Казанда 10нчы намаз уку бүлмәсе ачылачак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading