16+

Казанда биш кеше газ исе белән агуланып хастаханәгә озатылган

Казан бистәсендә биш кеше, шул исәптән ике бала, газ исе белән агуланган. Әлеге каза бүген, ягьни 25 март көнне иртән Совет урамындагы шәхси йортта булган, барлык зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

Казан бистәсендә биш кеше, шул исәптән ике бала, газ исе белән агуланган. Әлеге каза бүген, ягьни 25 март көнне иртән Совет урамындагы шәхси йортта булган, барлык зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе мәгълүматы буенча, кешеләрнең көнкүреш газ белән агулануы турындагы хәбәр 25 мартта 10:35тә кергән. Һәлакәт сәбәбе ачыклана.

"Газ исе белән агулану" диагнозы куелган биш кеше уртача авырлыктагы хәлдә хастаханәгә озатылган. 1937 елгы хатын-кыз һәм 1978 елгы ир-ат Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән. 1988 елгы хатын-кыз һәм 2017 һәм 2020 елгы ике бала Республика балалар клиник хастаханәсенә дәвалануга салынган.

Казанның Совет районы прокуратурасы Константиновкада биш кешенең газ исе белән агулану факты буенча тикшерү эшен башлады, дип хәбәр итте ТР прокурорының ММЧ белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading