Казанда 5 катлы йортта яшәүче өч хатын-кызны көнкүреш газы белән агуланып, хастаханәгә илткәннәр.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген таңдагы өчтә Сыртланова урамында яшәүче өч хатын-кызга табиб ярдәме кирәклеге турындагы хәбәр килеп ирешә.
28 яшьлек бер һәм 27 яшьлек ике хатын-кызны 7нче хастаханәнең токсикология бүлегенә китергәннәр.
Әлеге хәлгә вентиляция системасының яраксызлыгы сәбәпче булгандыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар