Россиянең цифрлы икътисадын үстерүне максат иткән конкурста 66,4 мең кеше катнашырга теләк белдергән булган. Конкурс шартлары буенча, алар 48 сәгать эчендә тиешле биремнәрне эшләгән. Эш мәйданчыгыннан чыгып йөрү дә тыелган. Әгәр дә мәйданда 60 минуттан артык күренмәсәң, бәйгедән төшеп калдың, дигән сүз.
«Цифрлы ташкын» бәйгесе Казан каласын тагын бер кат дөньяга танытты. Алай гына да түгел, иң күп катнашучылар саны буенча конкурсны Гиннесс рекордлар китабына керттеләр. Китапның хөкемдары Шейда Субаси моны раслый торган сертификат та тапшырды.
«Цифрлы ташкын» проекты җитәкчесе Олег Мансуров сүзләренчә, мондый конкурс Россиядә ел саен үткәреләчәк.
– Катнашучылар да, ил җитәкчелеге вәкилләре дә конкурсның алдагы сезоннарда да кабатлануын тели. Әлегә аны кайда үткәрү хакында сөйләшергә иртәрәк. Безгә хәзер төгәл нәтиҗәләр күрсәтергә, аларны эшкә урнаштырырга кирәк, – ди Олег Мансуров.
div>
Конкурс тәмамлангач та, анда катнашучылар эшләүдән туктамый. Алар үз проектларын алга таба да үстерү буенча эш алып барачак. Проект җитәкчесе сүзләренчә, махсус программа кысаларында, җиде атна дәвамында 60 команда эшләячәк. Алар арасында җиңүчеләр генә түгел, ә проектларын эшләп бетереп, стартап эшләтеп җибәрергә омтылучылар да бар. Моның өчен катнашучыларга барлык мөмкинлекләр дә каралган, шул исәптән тәҗрибәле әйдаманнар киңәшләрен дә кызганмаячак. Ахыргы нәтиҗә буларак, алар проектларын компанияләргә тәкъдим итә ала.
– Иң мөһиме — ул инициативалар. Бу, бик зур белем бирү проекты булуы өстенә, лидерларны ачыклау чыганагы да. Аларга карата илнең эре компанияләрендә кызыксыну уяна, – ди Татарстан Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов.
Конкурста җиңүчеләр арасында Красноярск өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов өлкәләреннән килүчеләр бар иде. Казанлылар исә махсус номинациядә җиңү яулады.
Комментарийлар