16+

Казанда кеше үлеменә китергән авария өчен элеккеге тикшерүче хөкем ителәчәк

27 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча гаепләү бәяләмәсе расланган.

27 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча гаепләү бәяләмәсе расланган.

Казан суды ТР Тикшерү комитетының элеккеге хезмәткәренә карата кузгатылган җинаять эшен караячак.
Узган елның декабрендә ир руль артына исерек килеш утырган һәм һәлакәт китереп чыгарган. Ул бәрелешкән таксида утырган 17 яшьлек пассажир кыз  һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте алдыннан ир-ат тикшерү идарәсе хезмәтеннән эшеннән алынган.
ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта 27 яшьлек ир-атка карата күзәтчелек ведомствосы РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган. Тикшерү вакытында ул өй арестында булачак. Элекке тикшерүче үз гаебен тулысынча таныган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading