Горки-Әмәт паркында Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк училищесы оркестры, РФ милли гвардиянең Кызыл байраклы Саратов хәрби институты оркестры чыгыш ясады. Казан халыкара аэропортында, Крылья Советов паркында, Урицкий исемендәге паркта да оркестрлар тавышы озак яңгырады.
Муса Җәлил һәйкәле янында балалар оркестры чыгыш ясады. Казанның 13нче музыка мәктәбе дә ел саен үзенең осталыгы белән сокландыра.
Комментарийлар