Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре троллейбус салонында хатын-кыз умыртка баганасын сындырган йөртүчене эзли.
Бу хакта Татар-иформ хәбәр итә.
Бу хәл кичә иртән Декабристлар урамында урнашкан “Восстание” җәмәгать транспорты тукталышында килеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәтендә 75 яшьлек пассажир хатын-кызның умыртка баганасы сынып, хастаханәгә озатканнар. Троллейбус йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларын (843) 533-38-19, 533-38-48 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүен сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар