«Мир» кинотеатрында «Фестиваль» кинокафесы ачыла.
Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә. Кинокафеның исеме Казан халыкара мөселман кинофестивале уңаеннан бирелгән.
– Киләчәктә кинокафеда яңа фильмнар тәкъдим ителәчәк, күренекле режиссерлар һәм актерлар белән иҗади очрашулар оештырылачак, – дип вәгъдә итә Миләүшә Айтуганова.
Оештыручылар кинокафены милли кинематография үсеше өчен яңа бер мәйданчык булыр дип өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар