16+

Казанда коронавирус дәвалаучы вакытлы госпитальләрне ябарга әзерләнәләр. Ни булган?

Коронавируска шиге булган пациентларны провизор госпитальләрдән яңа гына ачылган йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерәчәкләр, ә ковидлы хасталарны дәвалаучы бүлекләр элеккеге эш режимына кире кайтачак.

Якын арада медицина учреждениеләре базасында ачылган коронавируслы пациентлар дәвалаучы госпитальләр ябылачак, дип хәбәр итте Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Сугыш ветераннары госпитале һәм республика клиник хастаханәсенең травматология үзәге базасында эшләгән вакытлыча дәва учреждениеләре ябылачак.

Жаворонков әйтүенчә, вакытлыча эшләгән йогышлы авыруларны дәвалаучы госпитальләр ябылганнан соң аларны җентекле рәвештә чистарту, дезинфекцияләү көтә. Бары тик шул вакытта гына алар республика халкын янәдән кабул итә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading