16+

Казанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча комиссия эшли башлаячак

Казанда 7 февральдән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясе эшли башлаячак.

Казанда 7 февральдән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясе эшли башлаячак.

Ул 26 февральгә кадәр эшлиячәк. Бу хакта ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Барлык теләүчеләр (843) 567-89-08, 567-86-54 номерлары буенча мөрәҗәгатьләр калдыра ала.  Шулай ук anticorruption.RT@tatar.ru электрон почтасы да эшли, - диелә хәбәрдә.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме Татарстанда 2011 елда оештырылган. Аның төп бурычы - коррупция сәбәпләрен ачыклау, коррупция барлыкка килү өчен шартларны юк итү, коррупция белән бәйле хокук бозуларның нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading