Автобус йөртүчесе Казанда Мәскәү һәм Чернышевский урамнары чатында 86 яшьлек хатын-кызны бәрдереп киткән.
Әлеге казада 77 яшьлек ир-ат та зыян күргән.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, авария җәяүлеләр йөри торган кичүдә килеп чыккан. Автобус йөртүчесе уңга борылганда кешеләрне бәрдергән. Видеодан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип саналган йөртүче бер төркем җәяүлеләрне үткәреп җибәргән, әмма хатын-кыз тротуарга барып җитмичә таелып егылган. Шул вакытта автобус хәрәкәт итә башлый. Йөртүче җәяүлеләрне күрмәве турында аңлаткан.
Хәзер вакыйга урынында ЮХИДИ һәм тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар