16+

Казанда көзге ярминкәләр башланды

Татарстан башкаласында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре рәсми рәвештә 15 сентябрьдә старт ала.

Казанда көзге ярминкәләр башланды

Татарстан башкаласында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре рәсми рәвештә 15 сентябрьдә старт ала.

Әмма узган шимбәдә үк Казанның барлык районнарында да ярминкәләр гөрләде. Нурлат, Саба, Балык Бистәсе, Питрәч, Кайбыч, Югары Ослан һәм башка муниципаль районнар кооператорлары, фермерлар «генераль репетиция» үткәрде. Казанлыларга ит, сөт, икмәк һәм яшелчә продуктларының киң тупланмасы тәкъдим ителде. Үзешчәннәр концерт куйды. Бәяләр дә бермә-бер арзанрак. Мәсәлән, сыер ите - 200-230 сум, бәрәңге - 8-9 сум, суган - 10-12 сум. Россия кулланучылар кооперациясе университетының Казан филиалы студентлары җәйге чорда дару үләннәренә кадәр җыйган, алар да сатуда булачак.
Башкала районнарында ярминкәләр халыкка электән мәгълүм сәүдә базарларында һәм мәйданчыкларында оештырылачак. Төзелеш эшләре бару сәбәпле, Идел буе районының Җиңү проспекты базарындагы ярминкә базарның каршы ягына, ягъни Җиңү проспектындагы 19 нчы йорт янәшәсендәге мәйданчыкка күчерелгән. Күп кешеләр узган шимбәдә ярминкә булганын белмәде, шунлыктан, ыгы-зыгы күзәтелмәде. Карабодай ярмасына да узган елдагы кебек «талаш» юк. «Кабаланырга һич кирәкми, карабодай һәм башка төрле ярмалар һәркемгә җитәрлек кайтартылачак», - диделәр мэриядә.
Мэр Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә: «Авыл белән элемтәләре, шулай ук шәһәр яны бакчалары булмаган кешеләр өчен ярминкәләр аеруча мөһим. Авылның шәһәргә күрсәткән ярдәме бик зур. Казан районнары хакимиятләреннән авыл районнарына уңыш бәйрәмнәренә бару тәгаенләнсен. Авыл хезмәтчәннәренә безнең рәхмәт сүзләребез ирештерелсен. Алдынгыларга һәм хезмәттәшлектә торган агропредприятиеләргә шәһәр исеменнән бүләкләр тапшырылсын», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading