Тәэмин итүче гаебе белән Казанда мәктәп укучыларына бушлай татлы бүләкләр эләкмәде
Редакциябезгә балаларга тиешле татлы бүләкләр бирелмәве турында казанлылардан хәбәр керде.
"Тендер барышында билгеләнгән тәэмин итүче тиешле вакытта бүләкләрне китереп җиткерә алмады. Әмма тиз арада әлеге мәсьәләне хәл итәргә планлаштыралар. Шуңа да карамастан, без әти - әниләр кебек үк тәэмин итүдә килеп чыккан өзеклектән канәгать түгел, шуңа күрә тәэмин итүчегә карата тиешле чаралар күреләчәк», - дип билгеләделәр Казан мәгариф идарәсендә.
«Ел саен Яңа ел алдыннан башлангыч мәктәп укучыларына, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә татлы бүләкләр тапшырыла. Быел аларны 106 меңнән артык бала алачак. Бүләкләрне бәйрәм чаралары вакытында тапшырачаклар, - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар