16+

Казанда Россия-Италия кинофестиваленнән иң яхшы фильмнар күрсәтелә

15-21 сентябрь көннәрендә Казанның «Мир» кинотеатрында Россия-Италия кинофестиваленнән иң яхшы фильмнар күрсәтеләчәк дип хәбәр итә kzn.ru. (Russia-Italia Film Festival, RIFF).

15-21 сентябрь көннәрендә Казанның «Мир» кинотеатрында Россия-Италия кинофестиваленнән иң яхшы фильмнар күрсәтеләчәк дип хәбәр итә kzn.ru. (Russia-Italia Film Festival, RIFF).

RIFF программасыннан алынган фильмнар рус субтитрлары белән итальян телендә барачак. «Озеро идолов» триллеры искәрмә булып тора, ул инглиз телендә тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, кинотеатр кунакларына Джанфранко Панноненың «Жизнь на вулкане» документаль фильмы, Клаудио Биондиның «Пьетро Джерми. Хороший, красивый, злой» фильмы һәм күренекле итальян документалисты Андреа Сегреның «Мечты о соленом озере» картинасы тәкъдим ителәчәк.

Даниэле Гальяноненың «Мой класс» фильмы программаның бизәгенә әйләнәчәк. Ул Мәскәүдә үткән фестивальдә «Документальное кино» секциясендә иң яхшы ел картинасы дип табылган.

Киносеанслар 15нче сентябрьдә сәгать 19.00 башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading