16+

Казанда синхрон йөзү буенча Россия беренчелеге узачак

27-30 гыйнварда Казанда Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия беренчелеге узачак.

27-30 гыйнварда Казанда Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия беренчелеге узачак.

Ярышларда 15-19 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр катнашачак.

Ярышларга 30 командадан 300дән артык спортчы килер дип көтелә, алар арасында берничә дисциплинада 12 комплект медаль уйнатылачак: соло, дуэт, төркем, комби, акробатик төркем, дип хәбәр ителә Россия синхрон йөзү федерациясе сайтында. Теләүчеләр ярышларның трансляциясен сайтта карый алачак.

Беренче ярышлар 27 гыйнварда 11.00-14.00 сәгатьләрдә булачак. Россия беренчелеген ачу тантанасы шул ук көнне 15.30 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading