16+

Казанда спортны яраталар

Соңгы ун елда Казанда спорт корылмалары саны 1,5 тапкырга арткан.

Соңгы ун елда Казанда спорт корылмалары саны 1,5 тапкырга арткан.

Шулай итеп, алты ел эчендә республика программасы буенча Казанда 253 млн сумлык 93 спорт мәйданчыгы төзелгән, быел тагын 15 спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге. Бу максатларга республика бюджетыннан 46,2 млн сум акча бүленгән. Узган ел республика программасы буенча 44, 5 млн сумлык 12 мәйданчык төзелде, алар арасында 5 мини-футбол кыры, 3 универсаль волейбол-баскетбол мәйданчыгы, 2 тренажерлы мәйданчык һәм ясалма өслекле хоккей тартмалары бар.

Шулай ук узган ел Казанда, федераль финанслау ярдәмендә, 3 эре спорт объекты – Дәрвишләр бистәсендәге "Ракета" спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә йөзү бассейны, Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында һәм "Савиново" спорт мәктәбе территориясендә ясалма өслекле ике яңа футбол кыры барлыкка килде.
Юдино һәм "Салават күпере" бистәсендә футбол, чаңгы ярышлары, спорт ориентлашуы, җиңел атлетика белән шөгыльләнү, район спорт чаралары үткәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Узган елның декабрендә беренче шәһәр шахмат мәктәбе ачылу шәһәр тормышы өчен әһәмиятле вакыйга булды. Яшь шахматчылар тулысынча яңартылган бинага килделәр, бина 65 ел ремонт күрмәгән булган.

Быел "Форвард" спорт комплексының "Смена" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә йөзү бассейны, шулай ук республика программасы буенча 15 универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Казанда "Ракета" һәм "Локомотив" стадионнарын реконструкцияләү дәвам итәчәк, Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы кырында футбол кыры өслеге алмаштырылачак. Болар барысы да шәһәрнең спорт тормышына халыкның 46 процентын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә шәһәрлеләр 2053 объектта спорт белән шөгыльләнә, алар арасында 15 стадион, 971 яссылык корылмасы, 381 спорт залы, 63 йөзү бассейны, 623 стандарт булмаган спорт корылмасы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading