16+

Казанда тимераякта шуу өчен 100 дән артык урын оештырылган

Киләсе кышкы сезонда Казанда тимераякта шуу өчен 102 урын оештырылган.

Киләсе кышкы сезонда Казанда тимераякта шуу өчен 102 урын оештырылган.

Бу хакта шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләде.

Спикер искәрткәнчә, 25 ноябрьдә Казанда «Хезмәт резервлары» стадионында урнашкан Татарстандагы иң зур шугалак эшли башлады. «Ракета» һәм «Тасма» стадионнарында боз әзерләнә.

Декабрьдә «Ак Барс Арена» янында, ТАССР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында, Җиңү паркында һәм «Кара күл»дә боз мәйданчыклары эшли башлаячак. Кремль яр буенда Европадагы иң озык шугалакларның берсен әзерләячәкләр.

Шулай ук Татарстан башкаласында быел кышын 83 хоккей тартмасы әзерләнәчәк. Шулай ук шәһәрдә прокат пунктлары булган 19 шугалак, 14 ачык мәйданчык һәм биш боз сарае оештырыла.

2022 елда Татарстан башкаласында шуу сезоны ноябрьдә дә ачылды. Шәһәрдә һәр районда 19 шундый мәйданчык эшли. Алар арасында традицион: Кремль яр буендагы шугалак, «Хезмәт резервлары», «Тасма», «Локомотив», «Татнефть Арена», «Ватан» һәм Ипподром стадионнары. Сезон 1 мартта тәмамлана.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading