16+

Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды

Бүген Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды. "Сувар-плаза" сәүдә үзәгендә үткән ачылыш тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Биредә Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, яңа проектлар хакында сөйләштеләр. - Бүген безнең...

Бүген Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды. "Сувар-плаза" сәүдә үзәгендә үткән ачылыш тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Биредә Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, яңа проектлар хакында сөйләштеләр.

- Бүген безнең республика башкаласында истәлекле вакыйга - Казанда беренче Европа консуллыгы ачылды. Бу хактагы карар безнең дәүләтләр башлыклары тарафыннан кабул ителде. Беренчедән, бу җитди ярдәм, икенчедән - зур җаваплылык һәм без бу ышанычны акларга тиеш. Республика җитәкчелеге Венгрия Генераль консуллыгына ярдәм күрсәтәчәк һәм аны потенциалы илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда кулланылачак, - дип белдерде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Ә Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто исә үз чиратында, Татарстанның илнең перспективалы төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте.
- Венгрия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту урынлы булыр иде. Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылу - бу процессның башы", - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading