Озакламый шәһәребездә медицина фәннәре докторы, хирург Салих Корбангалиев исемендәге һәм профессор Котельниковлар урамы булачак. Шулай ук композитор һәм фольклорист Александр Ключарев, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов һәм Ризаэтдин Фәхретдин урамнары да ачылыр дип көтелә. Әлеге урамнар «Казанская усадьба» торак комплексында урнашачак.
Комментарийлар