Казанда яңа ел төнендә 6 бала туган.
Беренче булып төн уртасында шәһәрнең 7 нче клиник хастаханәсе каршындагы 1 нче балалар тудыру йортында дөньяга бер кыз килгән. Сабыйның авырлыгы 3360 грамм тәшкил итә.
Татарстан башкаласында бәйрәм төнендә 4 кыз һәм 2 малай туган, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар