16+

Казанда яшәүче бер хатын-кыз кырыкалдарларга медицина перчаткалары өчен 800 мең сум акча күчергән 

Хатын-кыз эшкуар медицина перчаткалары алырга теләп, мошенникларга 800 мең сумнан артык акчасын күчергән.

Казанда яшәүче бер хатын-кыз кырыкалдарларга медицина перчаткалары өчен 800 мең сум акча күчергән 

Хатын-кыз эшкуар медицина перчаткалары алырга теләп, мошенникларга 800 мең сумнан артык акчасын күчергән.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 майда "Мәскәү" полиция бүлегенә 29 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, интернет аша ул билгеле бер фирманың перчаткалары белән тәэмин итүчене эзләп тапкан. Хатын -кызның үз кибете бар, шуңа хәзер халыкта күпләп ихтыяҗ тудырган продукцияне кайтартмакчы була ул. Аның белән компания менеджеры тиз арада элемтәгә керә һәм товарга күпләп сату бәяләрен җибәрә.

Прайс белән танышканнан соң зыян күрүче хатын - кыз 800 мең сумлык заказ ясый һәм акчаларны кырыкалдарлар күрсәткән исәп -хисап счетына күчерә. Бераз вакыт үтә, хатын-кыз кыбырсына башлый. Җитмәсә, мошенникларның телефоннары да дәшми башлый. Эзләнә торгач, ул рәсми рәвештә эшләүче тәэмин итүченең сайтына чыга, баксаң, кырыкалдарлар алар исеменнән эш итеп, ялган сайтлар булдырган икән. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Фото: https://www.canva.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading