16+

Казанда заманча сырхауханә төзелә

Казанның 21нче сырхауханәсе 59 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Салмачы, Вишневка, Алтан кебек бистәләрдә яшәүчеләрне дә кабул итәләр биредә.

Казанның 21нче сырхауханәсе 59 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Салмачы, Вишневка, Алтан кебек бистәләрдә яшәүчеләрне дә кабул итәләр биредә.

Шуңа да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сырхауханәне зуррак бинага күчерү мәсьәләсен карарга кушкан иде. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин төзелеп килә торган яңа бинаны күреп кайтты.

Бу гади генә сырхауханә булмаячак, консультация-диагностика үзәге ачарга уйлыйлар. Адел Вафин әйтүенчә, үзәктә төрле юнәлештәге белгечләр эшләячәк, амбулатор хирургия үзәге, рентгенга төшү мөмкинлеге, йогышлы авырулар бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне җайга салу да ниятләнелә. Катлаулы операция­ләрдән соң авырулар тернәкләнү курсы да уза алачак.
Идел буе районында яшәүчеләр өчен иң җитди кыенлыкларның берсе - ул эшли торган сырхауханә составында хатын-кызлар консультациясе булмау иде. Хатын-кызларга еш кына ерак арага - Даурия һәм Мәүлетов урамнарында урнашкан сырхауханә белгечләренә йөрергә туры килде. Яңа төзеләчәк бинада хатын-кызлар консультациясе дә ачылыр дип көтелә.

Тагын бер мөһим яңалык - 21нче шәһәр сырхауханәсендә онкология бүлеген булдыру да каралган.
- Белгечләрнең онкологлар белән киңәшләшеп эшләве ки­рәк. Яман шешне иртә стадияләр­дә билгеләү мөһим, - ди Адел Вафин.

Депутат Айрат Фәррахов та бу объектның уйланылган, җитди икәнлегенә басым ясады. Халык­ка тагын да уңайлырак булсын өчен, консультация-диагностика үзәге территориясендә машина кую урынын булдыру мәсьәләсе хәл ителәчәген дә әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading